news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда 81 мең гектар мәйданнан игеннәр суктырып алынган
Республикада гектар уңышы 38,2 центнер тәшкил итә.
Скопировать ссылку
(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 10 август көненә республикада 81,3 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 5,5 процентын тәшкил итә.
Татарстан игенчеләре бу көнгә 310,7 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 38,2 центнер тәшкил итә. Иң мул уңыш Зәй һәм Сарман районнарыы кырларында. Биредә һәр гектардан уртача 51,1әр центнер ашлык җыеп алына. Гектар уңышы буенча Нурлат районы игенчеләре дә калышмый – аларда һәр гектардаг 49,1 центнер ашлык җыеп алына.
Урып-җыю темплары буенча да Нурлат районы лидер. Биредә пландагы мәйданның15,3 процентында эшне төгәлләгәннәр инде. Зәй районында әлеге күрсәткеч – 15, Апаста – 11,6, Аксубайда 11,3 процент тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot