news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 80нче еллардан беренче тапкыр елына 170 мең тонна кош ите җитештерелгән

Бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 104 процентны тәшкил итә

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 80нче еллардан беренче тапкыр елына 170 мең тонна кош ите җитештерелгән. Бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 104 процентны тәшкил итә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Татптицепром" ҖЧҖ генераль директоры Марс Алиев хәбәр итте.

Декабрь аенда сатып алучыларга 16,5 мең тонна кош ите җибәрелгән (119 процент), бу да рекорд санала. 2014 елда Татарстан сәүдә челтәрләренә 802 миллион данә йомырка чыгарылган яки 104 процент. Декабрь аенда 72 миллион данә йомырка алынган, 2013 елның декабренә карата бу 111 процент тәшкил итә.

ТРда кош-кортның баш саны 13,3 миллионга җиткән, ул узган елгы дәрәҗәгә тәңгәл килә. Моңа кадәр әлеге күрсәткечтән калышулар күзәтелгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot