news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 800 объект инвалидларга яраклаштырып эшләнгән

Оешма хуҗалары уңайлы шартларны үзләре тудырырга һәм җаваплылыкны үз өсләренә алырга тиеш, диде министр Эльмира Зарипова.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Уңай тирәлек” программасы нигезендә, Татарстанда 800 объект инвалидларга яраклаштырып эшләнгән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да “Халыкара инвалидлар ункөнлеге”нә багышланган матбугат очрашуы вакытында билгеле булды.

“2008 елда ук Россия хөкүмәте инвалидлар хокуклары турындагы конвенцияне имзалады, һәм 2012 елда аны юридик яктан кабул итте. Шулай итеп, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар юнәлтү, ярдәм кулы сузу, аларның эшчәнлеген тәэмин итүдә яңа этап башланды.

2016 елда һәр оешманың инвалидларга уңай тирәлек тудырырга тиешлеге турында федераль канун үз көченә керде, – диде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Аның сүзләренчә, хәзер һәр оешма алдында мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлы шартлар тудыру бурычы тора. Моның эш технологиясе расланган, белгечләр командасы тупланган, архитектордан башлап, төзелеш компаниясенә кадәр уңай тирәлекнең нинди булырга кирәклеге төшендерелгән.

2011-2017 елларда әлеге программаны тормышка ашыру өчен, федераль үзәктән 2,6 млрд. сум акча бүленгән. Шуның нәтиҗәсендә, инвалидлар өчен 800 объект махсус яраклаштырылган. Урыннарда әлеге объектларны паспортлаштыралар һәм уңайлылык картасына керәтәләр. Бүген 5683 объект шул картага теркәлгән.

“Республика өч юнәлеш буенча эшләде: белем бирү, социаль хезмәт оешмаларын уңайлаштыру, адаптацияләнгән спорт белән тәэмин итү. Оешма хуҗалары уңайлы шартларны үзләре тудырырга һәм җаваплылыкны үз өсләренә алырга тиеш”, – диде министр.
Әлеге таләпләрне үтәмәгән өчен штраф каралган. Вазифаи затларга ул- 5000, ә юридик затларга 50 000 сумга кадәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100