news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 80 мең тоннага якын шикәр җитештерелгән

Быел 140 мең тонна татлы продукт җитештерү планлаштырыла

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә Татарстанда яңа уңыш чималыннан 80 мең тоннага якын шикәр җитештерелгән. Быел 140 мең тонна татлы продукт җитештерү планлаштырыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Искә төшереп үтәбез, быел шикәр чөгендере 76 мең гектарга утыртылды. Әмма җәйге корылык чәчүлекләрне 59 мең гектарга кадәр киметте. Нәтиҗәдә, 1 миллион 400 мең тонна шикәр чөгендере үстерелде. 2010 елда тамыразыкны 70 мең гектарга утыртырга планлаштыралар. Соңгы елларда бу авыл хуҗалыгы культурасы сизелерлек табыш китерә башлавын исәпкә алып, шикәр чөгендерен якынча шулкадәр үк мәйданга утыртырга карар ителгән. Татарстан тулысынча үзен шикәр комы белән тәэмин итүен дә билгеләп үтәргә кирәк.
Сүз уңаенда, бу көннәрдә республиканың барлык шикәр заводларында тамыразыкны эшкәртү эшләре дәвам итә. Татлы продукт “Зәй шикәре” ААҖ, “Буа шикәр заводы” ААҖ һәм “Нурлат шикәр заводы” ЯАҖләрендә җитештерелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100