news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда 80,3 мең вакансия бар

Шулай ук атна дәвамында бер яңа вакансия дә булмаган районнар бар

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Хәзер Татарстанда 80,3 мең вакансия бар. Узган атанда аларның саны 3,5 мең тирәсе арткан, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Шулай да узган 7 көндә бер яңа вакансия дә булмаган муниципалитетлар бар. Алар - Алексеевски, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мөслим, Сарман, Тәтеш, Кайбыч районнары.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100