news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен яңа түләүләргә гаризалар кабул ителә

1 майдан 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә яңа пособиеләр түләүгә гаризалар кабул ителә башлады.

Түләүләр гаиләдә җан башына туры килгән уртача керем төбәктәге яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта бирелә. Татарстанда яшәү минимумы 10,7 мең сум исәпләнә. Яңа түләүне Россия Федерациясе территориясендә яшәүче ата-аналарның берсе (яки баланың законлы вәкиле) ала ала. Баланың Россия гражданины булуы шарт.

Түләү алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы, Күп функцияле үзәкләр яки Россия Пенсия фонды бүлеге аша бирергә мөмкин. Пособиене билгеләү турындагы карар гаризаны теркәгәннән соң 10 эш көнендә чыгарыла.

Татарстанда яңа түләү 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган 79 380 балага билгеләнергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100