news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 8 сентябрьдә Россия халыклары телләре көненә багышланган чаралар узачак

Татарстанда 8 сентябрьдә Россия Федерациясе халыклары телләре көненә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чаралар уздырылачак. Республиканың мәгариф оешмаларында «Россия – Халыклар йорты» диктанты, тематик күргәзмәләр һәм сыйныф сәгатьләре, шулай ук «Татарстанда Әкият көне» республика акциясе узачак.

Акция кысаларында мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында балаларга Россия Федерациясе халыклары телләрендә әкиятләр укылачак.

«Россия – Халыклар йорты» Бөтенроссия диктантын көндезге һәм онлайн-форматларда язарга мөмкин булачак. Көндезге мәйданчыклар республиканың берничә мәгариф учреждениесендә оештырыла.

Рус телендә Диктант 13.00 сәгатьтә Казанның Совет районында Пушкин исемендәге 93 нче гимназиядә башлана. Аны татарча Казанның Мәскәү районы Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче номерлы татар гимназиясендә үткәрәчәкләр, башлана – 11.30 да.

Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбендә 13.00 сәгатьтә Удмурт һәм мари телләрендә диктант яза алачаклар. Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрендә диктант язу өчен мәйданчык 13 сентябрьдә Казанның Вахитов районы «күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәгендә эшләячәк.

Өстәмә мәйданчыклар 8 сентябрьдә Татарстан Халыклары дуслыгы йортында һәм Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачылачак. Анда башлану 11.00 сәгатькә планлаштырылган. Казанда «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында диктант 13.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot