Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 8 район газетасы 2025 елның икенче яртыеллыгында язылуны арттырган
Татарстандагы сигез район газетасы 2025 елның икенче яртыеллыгына язылу тиражын арттыра алган. Бу мәгълүматларны язылу кампаниясе йомгаклары буенча «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте китерә.
«Ютазы таңы» (Ютазы районы) басмасында иң зур үсеш күзәтелгән – үсеш 110,4 процент булган. Шулай ук «Авыл офыклары», «Сельские горизонты» (Балык Бистәсе районы) газеталары да сизелерлек үсеш күрсәткән – 108,3 процент, «Әлмәт таңнары» (Әлмәт) – 108,1 процент «Знамя труда» (Әлмәт) – 103 процент.
Аз, әмма тотрыклы үсеш күрсәткән басмалар: «Менделеевские новости», «Менделеевск яңалыклары» (Менделеевск районы) – 101,9 процент, «Хезмәткә дан», «Слава труду» (Баулы) – 101,3 процент, «Теләче» (Теләче районы) – 101,1 процент һәм «Яшел Үзән» (Яшел Үзән) – шулай ук 101,1 процент.
Кайбер район газеталары тотрыклы тиражны саклап калган. Алар арасында – «Әлки хәбәрләре», «Алькеевские вести» (Әлки районы), «Зәй офыклары» (Зәй), «Зеленодольская правда» (Яшел Үзән), «Якты юл», «Светлый путь» (Тукай районы), «Волжские зори», «Идел таңнары» (Кама Тамагы), «Новый Зай» (Зәй), «Авыл утлары» һәм «Сельские огни» (Мөслим районы).
«Халыкны киң колачлаган дүрт районны аерым атап китәргә кирәк. Мәсәлән, «Әлки хәбәрләре»н бүген район халкының 60 проценты укый. Бу бик җитди сан – райондагы ун кешенең алтысы диярлек безнең газетаны укый. Шулай ук Кайбыч, Балтач һәм Тәтеш районнарында күрсәткечләр югары. Анда басмалар җирле халык өчен төп мәгълүмат чыганагы булып тора», – дип сөйләде «Татар-информ»га язылу кампаниясе йомгаклары турында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз