news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген кар явуы һәм бозлавык көтелә

Татарстанда бүген кар явуы һәм бозлавык көтелә
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Якшәмбе, 8 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава, урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исә, тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1...-6 градус тәшкил итте. Көндез максималь температура -2...+2 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда көндез болытлы, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан исә, тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә. Көндез һаваның максималь температурасы 0..+2 градус булачак.

Шулай ук республика юлларында урыны белән бозлавык көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot