news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 8 мең кешенең 5 миллионнан артык кереме бар

Татарстанда яшәүче 8 меңгә якын кешенең еллык керем 5 миллионнан артык. Бу хакта бүген республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта республика буенча Федераль салым хезмәте идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин әйтте.

«2023 ел йомгаклары буенча республикада яшәүче 8 меңгә якын кешенең кереме 5 млн сумнан артык», – диде Сафиуллин.

Мондый гражданнарга керем суммасыннан 15 процент күләмендә югары салым салына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100