Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 8 июньдә яңгыр, яшен һәм боз көтелә
Бүген республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы явым-төшем көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Көндез кайбер территорияләрдә яшен, боз явуы көтелә.
Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исә, көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Көндез һава +22...+27 градуска кадәр җылыначак.
Казанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Башкалада максималь температура көндез +24..+26 градус тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз