news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 8 гыйнварга кадәр рөхсәт ителмәгән урында салют кулланган өчен штраф арта

2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тыю кертелгән территорияләрдә пиротехника кулланган өчен штрафлар 20 мең сумга кадәр артачак.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда 1-3 хәвеф класслы пиротехник әйберләрне (бенгал утлары һәм шапылдаткыч (хлопушкалардан тыш) сәнәгать, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплексы объектлары чигеннән 500 метр ераклыктан ким территорияләрдә куллану тыела.

Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы объектлары, юллар, шәхси һәм күп фатирлы йортлардан 30 метр чигендә пиротехника куллану тыела.

Хокук бозган өчен физик затлар — 20 мең сумга, вазифаи затлар — 60 мең сумга, ә юридик затлар 800 мең сумга кадәр штраф түләячәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында балалар өчен Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме чараларын үткәрү урыннары контрольгә алыначак, дип билгеләп үттеләр. Моннан тыш, сәүдә өчен билгеләнмәгән урыннарда пиротехник әйберләр сатуны ачыклау һәм туктату буенча уртак рейдлар оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100