news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 8 февральдә кар һәм буран фаразлана

Татарстанда 8 февральдә кар һәм буран фаразлана
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

8 февральдә төнлә һәм көндез Татарстанда һәм Казанда урыны белән көчле кар һәм буран фаразлана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Юлларда күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимергә мөмкин, кайбер участокларда кар көртләре көтелә.

Татарстан территориясендә һава шартларының начараюы турында кисәтү шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында бастырылган.

«Урамда һәм юлда йөргәндә сак булыгыз. Машина юлы аша чыгу өчен җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot