news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 8 айда 1,2 миллион квадрат метр торак тапшырылган

Ел ахырына кадәр 796 мең квадрат метр торак тапшырырга кирәк, күп өлеше социаль ипотека программасына туры килә

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Татарстанда 8 айда 1,216 миллион квадрат метр торак тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин 8 ай нәтиҗәләре буенча 1,216 миллион квадрат метр торак тапшырылды, бу еллык бурычның 60,8 проценты дип белдерде. Шул исәптә, социаль программа буенча гомуми мәйданы 257 мең квадрат метр тәшкил иткән 3742 фатир тапшырылган.
Министр билгеләп үткәнчә, калган 4 айда 796 мең квадрат метр торак тапшырырга кирәк, күп өлеше социаль ипотека программасына туры килә.
Шул ук вакытта Марат Хөснуллин сүзләренчә, соңгы ике атнада Дәүләт торак фонды социаль ипотека буенча тоарк төзелешен 130 миллион сумлык финанслаган. Министр фикеренчә, башкарылган эшләр актын кабул итү механизмы катлаулы булу сәбәпле, подрядчылар озак кына акча ала алмый һәм “бурычка” эшли.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якындагы көннәрдә киләсе елга социаль ипотека программасы кабул ителәчәк, дип белдерде. Моның белән бәйле рәвештә, республика башлыгы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән Дәүләт торак фондына барлык районнарны да социаль ипотека буенча торак төзелешенә җир бүлеп бирелгәнлеген тикшерүне йөкләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot