news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 79 яшьлек ир кеше баткан

Идел буе ярын тикшергәннән соң, Кече суднолар буенча инспекция хезмәткәрләре 15 метр ераклыкта бәкедә ир-атның мәетен тапкан.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Лаеш районында Тетеево авылы янәшәсендә Иделдә кече суднолар буенча дәүләт инспекторлары 79 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә 13.20 сәгатьтә 112 бердәм диспетчер номерына ирнең югалуы турында хәбәр алынган булган. Туганнары, аның җомга көн, 18 ноябрьдә, балык тотарга китүе турында фараз кылганнар.

Яр буен тикшергәннән соң, Кече суднолар буенча инспекция хезмәткәрләре 15 метр ераклыкта бәкедә ир-атның гәүдәсен таба. Һәлакәт урынына инспекторлар “Хивус-6” судносында килеп, ир-атның мәетен чыгара, аны полиция хезмәткәрләрен тапшыра.

Ир кеше боз юка булу аркасында су астына киткән дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100