news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 781 объектта капиталь төзекләндерү эшләре башланган

2016 елда күп фатирлы 830 йортны ремонтлау планлаштырыла

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Арсений Маврин, Гөлүзә Василова). Быел Татарстанда капиталь төзекләндерергә планлаштырылган күп фатирлы 830  йортның 781ендә эшләр бара. Бу максатларга федераль, республика һәм җирле бюджетлардан 4 млрд 725 млн сум бүлеп бирелгән.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар һәм ведомстволар, шәһәрләр, районнар һәм эре оешмалар җитәкчеләре катнашты.

"Ремонт эшләрен ягып җылыту сезонына кадәр тәмамларга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бигрәк тә кулланыла торган материалларның сыйфатына игътибарлы булуны сорады. - Капиталь ремонт 20-25 елга бер ясала, анда яшәүчеләр безне мактармы, ачуланырмы - барысы да бездән тора", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт программасы буенча исемлеккә 95 гомуми белем бирү һәм коррекция мәктәбе, шулай ук 53 балалар бакчасы кергән. "Бу өлкәдә дә җаваплы булу кирәк. Бу процесска бюджеттан тыш акчаларны активрак җәлеп итү зарур", - диде республика лидеры. Әмма сүз ата-аналардан акча җыю турында түгел, ә меценатлар һәм иганәчеләр, үз мәктәбенә ярдәм итәргә теләүчеләр турында бара.

"Балалар сәламәтләндерү лагерьларында капиталь ремонт тулысынча тәмамланган", - дип дәвам итте чыгышын ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры. Ресурс үзәкләрен ремонтлау эшләре график буенча бара, быелгы исемлеккә 8 мәгариф учреждениесе кергән, аларда эшләр 50 проценттан артыкка башкарылган.

Агымдагы елда республикада 43 мәдәният учреждениесен капиталь ремонтлау планлаштырылган. 27 яшүсмерләр клубын ремонтлау эшләре 88,5 процентка төгәлләнгән.

Газлаштыру, су белән тәэмин итү, яктырту кебек программалар актив чынга ашырыла. Моннан тыш, социаль-мәдәни объектларда җиһазлар яңартыла. Ягып җылыту сезонына кадәр 161 яңа казан кую планлаштырыла.

Республикада төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү объектларында куркынычсызлык техникасын үтәү мәсьәләләренә игътибар бирелә.

Татарстан Президенты су саклау зоналарын төзекләндерү, парклар һәм скверлар төзү һәм төзекләндерү кебек программалар буенча активрак эшләргә тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot