news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 78 меңгә якын кеше май бәйрәмнәренә чит илгә чыга алмаячак

Әҗәтне «Башкарма производство мәгълүматлары банкы» сервисы ярдәмендә түләргә мөмкин.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Татарстанда 77 мең 571 кеше, бурычлары булу аркасында, чит илгә чыга алмаячак. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алиментлар, сәламәтлеккә, милеккә, әхлаккый зыян китерү, туендыручысын югалтуга бәйле рәвештә зыянны каплау буенча әҗәтләренең күләме 10 мең сум тәшкил иткән кешеләргә өйләрендә генә утырырга туры киләчәк. Бурычлы кешеләрнең калганнары өчен әлеге чик 30 мең сум күләмендә билгеләнгән.

Суд приставлары хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, бурычын тулысынча түләгән гражданнар чит илгә чыга алачак. Әҗәтне «Башкарма производство мәгълүматлары банкы» сервисы ярдәмендә түләргә, ә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар турында РФ һәм ТР дәүләт хезмәтләре порталларында (анда Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенә сылтама бар) белергә мөмкин.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100