news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 78 аучының корал саклау шартлары тикшерелгән

Татарстанда 78 аучының корал саклау шартлары тикшерелгән

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Кокарева). “Ау” операция башланып бер ай вакыт үтүгә ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе инспекторлары тарафыннан 107 рейд үткәрелгән. Оператив төркемнәр составына Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама, Азнакай, Буа, Алабуга, Чистай һәм Арча районара бүлекләреннән экология милициясенең 49 хезмәткәре кергән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы карары нигезендә уздырыла торган кисәтү операциясенең төп бурычы - браконьерлыкка каршы көрәш кенә түгел, корал белән эшләүнең законлылыгын да тикшерү. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабы инспекторы, милиция лейтенанты Артур Фәйзриев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 78 кешенең ау коралы саклану шартлары тикшерелгән, 4 корал алынган. Өстәвенә, административ хокук бозулар турында 28 беркетмә төзелгән, аларның күбесе хайваннар дөньясы объектлары белән файдалану кагыйдәләрен бозуга кагылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot