news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 774 кешедә “дуңгыз кизүе” теркәлгән

Чирләүчеләрнең күбесе – 331е – Казанда теркәлгән, дип хәбәр итте республикабызның сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда “дуңгыз кизүе” белән 774 кеше авырып киткән. Чирләүчеләрнең күбесе – 331е – Казанда теркәлгән. Бу турыда бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында грипп авыруын дәвалау буенча белем бирү программасы кысаларында узган җыелышта республикабызның сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, узган атна белән чагыштырганда, республикада авыручылар саны нибары 15 процентка гына кимегән. Соңгы атнада ОРВИ һәм сезонлы грипп белән чирләгән кешеләр саны 41 меңнән артып киткән. Республикабыз эпидемия бусагасын 2,8 тапкырга узган. Үпкә ялкынсынуы 88 кешедә күзәтелгән. “Дуңгыз чире”н йоктыручыларның 80 проценты - өлкәннәр, 62 процентын 18 яшьтән алып 39 яшькә кадәрге кешеләр тәшкил итә. Бүгенге көндә авыручыларның 147се стационарларда медицина ярдәме ала.
Бүген министрлыкта үткән җыелышта белгечләр муниципаль районнарындагы сәламәтлек саклау учреждениеләре табибларына грипп авыруын дәвалауга кагылышлы мәгълүмат бирү максатын күздә тоткан. Мәсәлән, Республика клиник хастаханәсенең интенсив терапия бүлеге җитәкчесе Александр Ванюшин A(H1N1) вирусы китереп чыгара торган авыруны йоктыручыларга реанимация шартларында ярдәм күрсәтергә өйрәтте. Аның сүзләренә караганда, Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән республикабызда да, гриппның яңа төре теркәлгән пациентларга реанимация шартларында ярдәм күрсәтүнең халыкара тәҗрибәсе кулланыла. Стационарга эләккән авыруларның 50 проценты интенсив терапиягә мохтаҗ. Андый терапия кулланганда, Арбидол, Кагоцел, Амантадин кебек препаратларның шифасы юк. Алар гриппны кисәтү чарасы буларак кына файдалы. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Тамифлю һәм Реленза кебек дарулардан башка, йогышлы чирне дәвалаучы башка даруларны кулланырга киңәш итми, диде белгеч. Үз чыгышында Александр Ванюшин шулай ук кешеләрне дәвалауда кулланыла торган бактерияләргә каршы терапия һәм ясалма үпкә вентиляциясен үткәрү үзенчәлекләре турында да сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100