news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 7,6 миллиард сумлык фәнни-техник үсеш дәүләт программасы расланды

Татарстанда 2030 елга кадәр республиканы фәнни-техник яктан үстерү буенча дәүләт программасы расланды. Аны гамәлгә ашыруга 7,6 миллиард сум, шул исәптән республика бюджетыннан 7 миллиард сумнан артык акча юнәлдерү планлаштырыла. Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар шул турыда.

Программаның төп стратегик максаты итеп «ил үсешенең өстенлекле өлкәләрендә Татарстанның инновацион үсеше өчен көчле, үзе үсештә булган мультимәдәни халыкара фәнни-белем бирү экосистемасын формалаштыру» билгеләнгән. Министрлар Кабинетына инновацион инфраструктуралы ачык һәм конкурентлы фәнни-белем бирү мохите булдырырга, фән һәм технологияләр өлкәсендә талантларны тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга кирәк.

Шулай ук бурычлар арасында интеллектуаль продуктлар базарын, фән һәм технологияләр өлкәсендә нәтиҗәле идарә итү системасын формалаштыру бурычы да бар.

Документта шулай ук аерым эшчәнлек өлкәләре буенча программа кысаларында берничә бүлек билгеләнгән. Аерым алганда, алар табигый-фәнни мәгарифне үстерүгә, Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше өстенлекләре буенча фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләрен популярлаштыруга ярдәм итә торган конгресс-күргәзмә чараларын үткәрүгә, 2030 елга Татарстан Республикасының яңа икътисады тармакларын формалаштыру һәм үстерү өчен фәнни-технологик нигез булдыруга һәм башка юнәлешләргә кагыла.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казан хакимияте шәһәрне цифрлы трансформацияләү программасын (127 миллион сумлык) раслады. Программа заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллануга юнәлдерелгән һәм аларны үстерүне күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100