news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 76 меңнән артык Җанатар паспорты бирелгән

Җанатар паспорты – Конфедерацияләр кубогы буенча футбол матчларын тамаша кылу өчен мәҗбүри документ.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Проектка старт бирелгән көннән – 2017 елның 1 февраленнән башлап, Татарстанда 76233 кешегә Җанатар паспорты (FAN ID) бирелгән. Бу хакта Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде. Матбугат очрашуы “Конфедерацияләр кубогына Җанатар паспорты (FAN ID) бирү буенча беренче нәтиҗәләр” темасына багышланган иде.
 
“Җанатар паспорты Конфедерацияләр кубогы матчларына уңайлы рәвештә һәм тиз арада керү мөмкинлеге бирә. Куркынычсызлык ягыннан да уңайлы. Стадионга керү юлында тикшерү процессы кими. Җанатар паспортын бирү хезмәте бушлай башкарыла”, – дип ачыклык кертте Роман Шәйхетдинов.
 
Министр сүзләренчә, Җанатар паспорты – Конфедерацияләр кубогы буенча футбол матчларын тамаша кылу өчен мәҗбүри документ. Шул исәптән балаларга да. Ә чит ил гражданнарына ул Россиягә визасыз керү мөмкинлеге бирә. Әлеге мөмкинлек Конфедерацияләр кубогына кадәр 10 көн алдан һәм турнир төгәлләнеп 10 көн узганчы гамәлдә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100