Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 750дән артык махсус операция катнашучысына бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән
Татарстанда 750дән артык махсус хәрби операция катнашучысына һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта республика Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Хәрбиләрне һәр пәнҗешәмбе «Ватанны саклаучылар» фонды базасында кабул итәләр. Дәүләт юридик бюросы юристлары гражданнарга социаль‑хокукый ярдәм мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә. Ел ярым дәвамында бергә эшләү дәверендә белгечләр 750 кешегә ярдәм күрсәткән.
Татарстан Дәүләт бюросы һәм «Ватанны саклаучылар» фонды арасында хезмәттәшлек турындагы килешү 2023 елның 9 июненнән гамәлдә. Бу вакыт дәвамында мөрәҗәгатьләр саны сизелерлек арткан: беренче елда 62 кеше мөрәҗәгать иткән булса, 2024 елда инде 261 кеше килгән. 2025 елда юристлар 450дән артык гражданга консультацияләр биргән.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, гражданнар еш очракта паспортны яңадан ясату, акчалата түләү алу, отпуск ялы рәсмиләштерү, инвалидлык статусы алу һәм башка социаль гарантияләр турында сораулар белән мөрәҗәгать итә.
Килешү гамәлдә булган вакыт дәвамында юристлар 95тән артык кабул итү көне уздырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз