news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 75 меңнән артык үзмәшгуль узган елда түләгән салымнарын кире кайтарган

Үзмәшгульләр 2019 елда 140 миллион сумга якын салым түләгән булган.

Татарстанда 75 меңнән артык үзмәшгуль узган елда түләгән салымнарын кире кайтарган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда пандемия  вакытында түләнгән салымнарны кире кайтару буенча оештырылган ярдәм чарасыннан 75 меңнән артык үзмәшгуль файдаланган. Бу хакта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышындагы чыгышында белдерде.

«Татарстанда үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итү өчен зур эш башкарылып килә. Үзмәшгульләргә 2019 елда түләгән салымнары кире кайтарылды», — диде ул.

Мидхәт Шаһиәхмәтов июньдә федераль законга үзгәрешләр кертелүен билгеләп үтте. «Әлеге үзгәрешләрдән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, үзмәшгульләр файдалана ала», — диде министр.

«Хәзерге икътисади вазгыять үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр өчен махсус салым режимына ихтыяҗ булуын күрсәтте. 2020 ел башыннан республикада үзмәшгульләрне теркәү уңай борылыш алды», — дип бәяләде Шаһиәхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot