Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 75 200дән артык мәдәният волонтеры исәпләнә
Дорбро.рф платформасы мәгълүматларына караганда, Татарстанда 75 237 мәдәният волонтеры теркәлгән. 2026 елда мәдәният өлкәсендә 2 429 игелекле эш башкарылган. Бу барлыгы 207 132 игелек сәгате. Волонтерлык эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының бер юнәлеше. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ел саен Татарстан Республикасының» Мәдәният волонтерлары» сафларына яңа волонтерлар, партнерлар һәм мәдәният өлкәсендәге ирекле эшчәнлеккә битараф булмаган һәркем өстәлүе сөендерә. Волонтерлыкның яшь буенча чикләүләре юк: безнең волонтерлар – мәктәп укучылары, студентлар, эшләүче яшьләр, өлкәннәр, шулай ук өлкән яшьтәге волонтерлар», – дип сөйләде ТР «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина.
Волонтерларга ярдәм итүдә махсус мәйданчыклар мөһим роль уйный. Төбәктә мәдәният өлкәсендә дүрт «Добро.Центр» эшли. Алар Казанда, Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе һәм Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында урнашкан. Тагын ике үзәк Кайбыч һәм Түбән Кама районнарында эшли.

«Мәдәният волонтерлары»ның җирле бүлекчәләре тугыз муниципаль берәмлектә ачылган инде. Чирмешән районында 886 волонтер исәпләнә, шулай ук Биектау һәм Кайбыч районнарында да катнашу аеруча сизелә. Казанда волонтерлар иҗади һәм агарту проектларын тормышка ашырып, «Доктор Китапкин» клубы һәм «Йөрәк белән карагыз» арт‑студиясе эшендә актив катнашалар.
Теләче, Буа, Ютазы, Әгерҗе, Мөслим, Баулы, Сарман, Минзәлә районнарында системалы эш алып баручы һәм бүлекчәләрнең рәсми ачылуын көтүче көчле командалар оештырылган.
Хәрәкәт бүлекләреннән тыш, республикада волонтерлык инициативаларының тулы бер экосистемасы эшли. Аларга «Я – ДоброТворец» социаль-иҗат хәрәкәте, музейларның волонтерлык төркемнәре, шул исәптән «Казан Кремле» Музей‑тыюлыгы һәм ТР Милли музее, шулай ук белем бирү проектлары, мәсәлән, музей волонтеры мәктәбе һәм «Добро в КазГИК» инициативасы керә.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз