news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда 72 мең буш эш урыны бар

Шул ук вакытта бер вакансия булмаган районнар да бар

(Казан, 3 ноябрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Хәзерге вакытта Татарстанда 72 меңнән артык вакансия бар. Тәкъдимнәрнең күбесе вакытлы эшләргә кагыла, дип хәбәр иттеләр “Татар–информ” агентлыгына ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан.
Шул ук вакытта республикада бер вакансия булмаган муниципалитетлар да бар. Алар – Югары Ослан, Кама Тамагы, Мөслим, Кайбыч һәм Тәтеш районнары. Тәтеш районында 436 эшсез теркәлгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100