Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 71 яшьлек хатын-кыз мошенникларга 2 млн сумнан артык акча биргән
Лениногорскида яшәүче 71 яшьлек хатын-кыз ике миллион сумнан артык акчасын югалткан. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, пенсионер мошенниклар корбаны булган.
Башта Россия Пенсия Фондының ялган хезмәткәре хатын-кызга шалтыраткан, аннан смстан код алып, дәүләт хезмәтләрендәге аккаунтына кергән. Шуннан соң аның белән ФСБ ның ялган «хезмәткәре» элемтәгә керә – ул хатын-кызны янәсе террорчыларга акча күчерүне булдырмый калу турындагы вакыйга белән куркыта һәм җинаять эзәрлекләве белән янаган.
Пенсионер курьерга «тикшерү өчен» 2 млн сумнан артык акча биргән. Аннары аферистлар хатын-кыздан 300 мең сум таләп итә. Күрсәтелгән сумманы күчергәннән соң җинаятьчеләр элемтәгә чыгудан туктаган.
Җинаять эше кузгатылды. Полиция хезмәткәрләре мошенникларны һәм аларның курьерларын эзли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз