news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 71 предприятие хәләл таләпләргә туры килү турында таныклык алган

Россиядә 117 кече һәм урта бизнес предприятиесе Татарстан Диния нәзарәтенең Хәләл комитетыннан таныклык алган.

Татарстанда 71 предприятие хәләл таләпләргә туры килү турында таныклык алган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Марат Ишкилдин). Бүгенге көндә Россиядә 117 кече һәм урта бизнес предприятиесе Татарстан Диния нәзарәтенең Хәләл комитетыннан таныклык алган. Татарстанда шундый 71 предприятие теркәлгән.

"Якынча 1,5 мең компания хәләл таләпләргә туры килү-килмәвен тикшереп узды, хәзерге вакытта комитет реестрында 117 кече һәм урта бизнес предприятиесе бар. Татарстанда алар 71, РФ төбәкләрендә 46 шундый предприятие”, — диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Хәләл стандарты комитеты рәисе Ирек Җиһаншин.

Россиядә терлек сую пунктлары булган 13 компания бар, алар сыер ите, ат һәм сарык ите җитештерә һәм эшкәртә. РФ төбәкләрендә алар Ростов өлкәсендә һәм Чувашиядә, ә Татарстанда 11 шундый производство бар.

Хәләл комитеты 17 кошчылык фабрикасы белән эшли, шуларның 13е Татарстан Республикасында урнашкан. Россия буенча ярымфабрикатлар җитештерә торган компанияләр нибары 14, шуларның 8е Россиядә. Сыер ите, тавык ите һәм сарык итеннән тыш, сөт юнәлешендә эшләүче 11 компания бар.

Россия төбәкләрендә 6, Татарстанда 5 шундый компания эшли. Росстандартта хәләл таләпләренә туры килүгә ирекле сертификацияләү системасы теркәлгәч Хәләл комитеты рәсми төстә 2009 елдан эшли башлады. Быел комитетка 10 ел тула.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100