Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 706 мең кеше гриппка каршы прививка ясаткан
Республикада гриппка каршы прививка кампаниясе дәвам итә
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). 22 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 706 мең кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу планның 67 процентын һәм халык санына карата 18 процент тәшкил итә. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе хәбәр итә.
Профилактика прививкалары илкүләм календарь кысаларында 688 мең 052 кешегә (планның 73,8 проценты) ясалган, шул исәптән 184 мең 324 бала (планның 77,9 проценты).
Алексеевск, Апас, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Спас, Чистай районнарында һәм Казанда финанслауның өстәмә чыганакларыннан 11 мең 873 кеше вакцина кадаткан.
Хәзерге вакытта Татарстанда грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 33,1 процентка кимрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз