Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 700гә якын «авыл ипотекасы» бирелгән
Түбән ставкалы кредитларны күбесенчә Биектау районында алалар.
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Авыл ипотека»сы программасыннан 700гә якын кеше файдаланган. Аның буенча еллык 0,1-3 процент ставка белән 25 елга кадәр кредит бирелә. Әлеге хезмәттән күбесенчә Татарстанның Биектау районында файдаланалар: анда йөзгә якын шундый кредит биргәннәр. Бу хакта Росреестрның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Татарстанда әлеге программаны („Авыл ипотекасы“) гамәлгә ашыру буенча Биектау (анда авыл ипотекасы буенча 99 килешү теркәлгән) һәм Арча (63) районнары лидер булды. Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында – иллешәр, Лаеш районында 45 килешү рәсмиләштерелгән», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Мондый кредитның максималь күләме 3 миллион сумга тигез. Аны рәсмиләштерүнең вакытын 7 көннән 5 көнгә кадәр киметергә ниятлиләр.
Тулаем алганда Россиядә әлеге программа ярдәмендә 45 меңгә якын гаиләне торак белән тәэмин итү күздә тотыла. Кредитлауның гомуми күләме 120 миллиард сумга җитәчәк, төзелгән торакның мәйданы исә 4 миллион квадрат метрга якын тәшкил итәчәк.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда яшь гаиләләргә авылда социаль ипотека буенча йорт алу мөмкинлеге бирелүе турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз