news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда 70 меңгә якын эшсез исәпләнә

Эшсезлекнең иң югары дәрәҗәсе Тәтеш районында билгеләп үтелгән

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Лилия Маркелова). Хәзерге вакытта Татарстанда 68080 эшсез исәпләнә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Узган атнада 26 муниципалитетта эшсезләр саны арткан. Алар арасында Казан һәм Чаллы шәһәрләре, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Чистай һәм Нурлат районнары бар. Эшсезлекнең иң югары дәрәҗәсе Тәтеш районында билгеләп үтелгән.
Узган атнада халык мәшгульлеге органнары тарафыннан 2300 кеше эшсез дип табылган, аларның 1000 гә якыны үз теләкләре белән эштән киткән.


autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100