news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 7 көндә 9 кеше юлда үлгән

Актаныш районы турысында да һәлакәт фаҗига белән тәмамланган

 (Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанда сентябрьнең беренче 7 көнендә, юлда транспорт һәлакәтенә юлыгып, 9 кеше әрәм булган, 161е тән казасына дучар ителгән. Һәлак булучыларның 1се һәм имгәнүче-җәрәхәтләнүчеләрнең 59ы – Казанда.

Республика ЮХИДИ идарәсеннән бүген алынган белешмә буенча, 5 сентябрь кичке 9да Мәскәү – Уфа юлының Актаныш районы турысындагы 1161 нче чакрымында икенчел әһәмияттәге юлдан барган “Дэу Нексия” төп юлдан килгән “Скания”гә бәрелгән.

Бу очракта “Дэу Нексия”дә барган 1949 нчы елгы ир кеше төп юлдан барган машинага юл бирмәгән, дигән беренчел нәтиҗә чыгарылган. Беренчесенең пассажиры – 1986 елгы кыз шушы урында һәлак булган, 1956 елгы ханым – хастаханәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100