news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 7 июльдән бирле беренче тапкыр коронавирустан бер кеше үлгән

Татарстанда коронавирустан чирләүчеләрнең саны арта бара. Мәсәлән, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән 58 кеше авырган. Стопкоронавирус.рф порталындагы мәгълүматлар шуны күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез, кичә республикада июль башыннан бирле беренче тапкыр тәүлек эчендә теркәлгән коронавируслы кешеләр саны илледән артып китеп, 53 авыручы теркәлде. Бүген исә рәсми сан тагын да югарырак күтәрелде. Бер үлем очрагы да ачыкланган — вирустан үлем очрагы соңгы тапкыр 7 июльдә теркәлгән булган.

Хастаханәгә дәвалауга салган кешеләр саны 4 августта, киресенчә, алдагы көннән түбәнрәк: кичә 62 очрак теркәлсә, соңгы тәүлектә – 46.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле Татарстанда 154 101 кеше коронавирус йоктырган. 140 485 пациент савыккан, узган тәүлек эчендә 17 кеше чирне җиңгән.

Моңарчы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын ревакциацияләү эшен көчәйтергә кушкан иде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый чаралар көзге-кышкы чорда авырулар санының артуына юл куймаска ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100