news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +7 градуска кадәр җылы һәм явым-төшем көтелә

Татарстанда +7 градуска кадәр җылы һәм явым-төшем көтелә
Фото: «Татар-информ»

Дүшәмбе көнне, 7 апрельдә, Татарстанда көндез бераз яңгыр көтелә. Шулай ук иртән республиканың төньяк районнарында урыны белән бозлавык булуы ихтимал, диелә ТР Гидрометеорология үзәге фаразында.

Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан исә. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә.

Көндез Татарстанда температура +7дән +12 градуска кадәр, көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән +18 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot