news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 7 градуска кадәр җылы булачак

Татарстанда 7 градуска кадәр җылы булачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген Татарстанда болытлы һава торышы булачак, көндез аязучан болытлы һава көтелә. Көндезге температура нульдән югарырак фаразлана, дип хәбәр итә Гидрометүзәкнең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, кар һәм яңгыр явачак. Иртән урыны белән буран була. Көньяк-көнбатыш җиле секундына 6-11 метр тизлек белән исәчәк, урыны белән җил секундына 18 метрга җитәчәк.

Төнлә термометр баганасы -3дән +2 градуска кадәр, көндез +2дән +7 градуска кадәр күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot