news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 7-10 февраль көннәрендә һава торышының бозылуы ихтимал

Бу хәл республика юлларында һәлакәтләр тудыру мөмкинлеген арттыра.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Татарстанда яшәүчеләрне һава торышы начараю сәбәпле, куркынычсызлык кагыйдәләре турында кисәтә.

Россия Гидрометеорология үзәге Идел буе федераль округы территориясендә 7-10 февраль көннәрендә тепература климат нормасыннан 7-12 градуска түбәнәер дип фаразлый. Урыны белән кар явачак, төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 7-17 метрга җитәчәк.

Һава торышы бозылу сәбәпле, юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Моннын тыш, тепмература түбәнәю сәбәпле, гадәттә, торак секторда, сәламәтлек саклау, административ, белем бирү һәм социаль ярдәм күрсәтү объектларында янгын чыгу куркынычы да арта төшә. Шул уңайдан, газ, электр җиһазлары файданланганда янгын куркынычсызлыгына игътибар итәргә киңәш ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе республика халкына көчле җил һәм түбән температура шартларында ачык һавага чыкмаска киңәш итә. Булдыра алганча, шәхси автомобильдә юлга чыгуны кичектереп торырга чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100