news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 69 процент мәйданга көзге культуралар чәчелгән

Көзге чәчү эшләре 484,2 мең гектарда үткәрелгән

  (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 69 процент мәйданга көзге культуралар чәчелгән. Көзге чәчү эшләре 484,2 мең гектарда башкарылган, дип хәбәр ителә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Әгерҗе районы игенчеләре билгеләнгән мәйданның 87 процентына көзге культураларны чәчкән, Буа районында – 85 процент, Спас - 84, Әлки – 83, Лаеш һәм Апаста – 80 шәр.
Менделеевск, Тукай, Ютазы, Чирмешән, Бөгелмә, Түбән Кама, Мамадыш һәм Мөслим районнарында көзге чәчүлекләр өчен билгеләнгән кырның 10-58 процентына гына чәчелгән.
Быел көзге чәчү үткәрү белән соңга калучылар юк. Һава шартлары яхшы тору һәм туфракта дым җитәрлек булу сәбәпле, кайбер көзге культуралар тиз үсеп китте. Агрономнар, артык үсеп киткән үсемлекләр кышлап чыга алмас, дип борчыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100