news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 68 укучы вакытыннан алда математика буенча профиль дәрәҗәдәге бүгенге БДИны тапшырырга гариза биргән

БДИ нәтиҗәләре 10 көннән соң билгеле булачак

 (Казан, 26 март, “Татар-информ”). Татарстанның Әлмәт, Буа, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама районнары һәм Казан шәһәреннән 68 укучы математика буенча профиль дәрәҗәдәге БДИны вакытыннан алда тапшыру өчен гариза биргән. Шушы имтиханны тапшыру өчен Казанның Идел буе районындагы 6 нчы гимназия сайланган иде. Математика буенча профиль дәрәҗәдәге имтиханда барлыгы 21 бирем бирелә. Имтихан бүген 3 сәгать 55 минут дәвам итә (база дәрәҗәдәгесе – 3 сәг.). БДИ нәтиҗәләре 10 көннән соң билгеле булачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез: быел математика буенча Бердәм дәүләт имтиханы база һәм профиль дәрәҗәләргә бүленгән. Математика буенча имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына торган юнәлеш буенча укырга керергә теләүчеләр исә БДИның профильле дәрәҗәсен сайларга тиеш. 23 мартта Татарстанда математика буенча база дәрәҗәсендәге имтиханны 16 укучы язган иде.

Алга таба БДИ үткәреләсе көннәр:
28 март – география, әдәбият;
30 март – рус теле;
4 апрель – җәмгыять белеме, химия;
10 апрель – инглиз, испан телләре, физика;
18 апрель – информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр, биология, тарих.

news_right_1
news_right_2
news_bot