news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 67 процент мәйданнан шикәр чөгендере алынган

48,3 мең тонна шикәр җитештерелгән

  (Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 32,5 мең гектардан яки 67 процент мәйданнан шикәр чөгендере алынган. 48,3 мең тонна шикәр җитештерелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Шикәр заводлары 592 мең тонна чимал әзерләгән, 375 мең тонна тамыразык эшкәртелгән.
Шикәр чөгендерен җыеп алу буенча Буа районы лидерлар рәтендә, анда 5 меңнән артык гектарда уңышны җыеп алганнар. Тулаем продукт 190 мең тонна тәшкил итә. Сарман районында шулай ук шикәр чөгендере биләгән 5 меңнән артык мәйданда эшләр төгәлләнгән. 141 мең тонна чимал җыелган. Зәй районында 4,5 мең гектардан 171 мең тонна чөгендер җыеп алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100