news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 66 сәяси партия теркәлгән

РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан барлыгы 76 партия теркәлгәнлеге билгеле

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). 2014 елның 1 декабренә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә сәяси партияләрнең 66 төбәк бүлеге теркәлгән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиядә РФ Юстиция министрлыгы теркәгән 76 сәяси партия бар.

РФ Юстиция министрлыгы теркәгән сәяси партияләр һәм РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсендә теркәлгән сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре исемлеге белән республика Үзәк сайлау комиссиясе сайтында танышырга мөмкин.                    

news_right_1
news_right_2
news_bot