news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 65 яшь тулганнан соң эшли ала торган дәүләт хезмәткәрләре исемлеге киңәйтелә

Татарстанда дәүләт граждан хезмәте вазифалары өчен билгеләнгән яшь чиге – 65 яшьтән өлкәнрәкләргә хезмәт итү срогын озайту мөмкинлеге бирелә торган исемлекне киңәйтәчәкләр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар шундый закон проектын хуплады.

«Гражданлык хезмәте срогы озайтылырга мөмкин, әмма РФ субъектының башкарма органында «җитәкчеләр» категориясе вазифасына билгеләнгән дәүләт хезмәткәренә 70 яшь тулганчы гына», – диде парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, документ белән таныштырганда.

«ТР дәүләт граждан хезмәте турында»гы законга үзгәрешләр кертүче закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү өчен эшләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot