Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 65 мең кеше коронавирустан прививка ясаткан
Татарстанда яшәүче 13,3 мең кешегә вакцинаның икенче дозасын ясаганнар.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда 65 меңнән артык кеше коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан.
«Татарстанда 65 024 кеше прививка ясаткан. 13 359 кеше вакцинаның икенче дозасын ясаткан», — дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Бер тәүлектә Татарстанда яшәүче 3916 кеше прививка ясаткан. Прививка кампаниясе бернинди кыенлыкларсыз уза, диде министр урынбасары.
Искәртеп узабыз, «Мега» сәүдә үзәгендә мобиль вакцинация пункты ачылды. Владимир Жаворонков сүзләренчә, анда бер тәүлектә якынча 60 кеше прививка ясата.
Кичә Татарстанга Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасының чираттагы партиясе (13,7 мең доза) кайтарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз