news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 62 меңнән артык йорт этенә чип куелган

Татарстанда 62 меңнән артык йорт этенә чип куелган
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстанда бүгенге көндә 62 меңнән артык йорт этенә чип куелган. Бу йорт хайваннары «Хорриот» системасында теркәлгән. Бу хакта йорт хайваннарын карау таләпләре үтәлүне тикшерү рейды вакытында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге консультанты Эмиль Шаһимуллин хәбәр итте.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Мониторинглау нәтиҗәләре нигезендә, идентификацияләргә кирәк булган этләрнең гомуми саны 80 меңгә якын», - дип белдерде ул.

Горки-Әмәт урманында узган рейд вакытында Шотландия овчаркасы хуҗасы Рәшидә Әхмәтҗанова журналистларга этенә ике ел элек чип куйдыруын әйтте. Ул хайваннарга чип кую бик мөһим, дип саный.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстанда узган елның 1 гыйнварыннан этләрне «Ветис» федераль дәүләт мәгълүмат системасында «Хорриот» компонентында мәҗбүри теркәү кагыйдәсе гамәлгә кертелде. Ул хайваннарның тиресе астына уникаль номерлы электрон чип кертүне күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot