news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 609 сугыш ветераны торак алуга чиратта тора

Быелның 9 аенда Татарстанда яшәүче, Бөек Ватан сугышында катнашкан 791 кеше торак шартларын яхшыртты, 410 сугыш ветераны фатирны социаль ипотека буенча алуга иреште

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Быелның 9 аенда Татарстанда яшәүче, Бөек Ватан сугышында катнашкан 791 кеше торак шартларын яхшыртты, 410 сугыш ветераны фатирны социаль ипотека буенча алуга иреште. Быелның 1 октябренә булган мәгълүматка караганда, торак шартларын яхшыртуга чиратта 609 сугыш ветераны тора. Шуларның 314е фатирны социаль ипотека буенча алу килешүен тапшырды. 219ы исә торакны мөстәкыйль рәвештә сатып алу теләген белдерде. Әлеге саннар бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә үткән ветераннар һәм пенсионерлар иҗтимагый оешмасының Республика Шурасы утырышында китерелде.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин журналистларга әңгәмәсендә белдергәнчә, Татарстанда торак шартларын яхшыртырга теләүче барлык ветераннар 2010 елның 1 маена кадәр торак белән тәэмин ителәчәк. Бу 2005 елның 1 мартына кадәр чиратка баскан ветераннарга, үлгән сугыш ветераннары һәм инвалидлары гаиләләре әгъзаларына кагыла. “Әлбәттә, 2005 елның 1 мартыннан соң да торак шартларын яхшыртырга теләп мөрәҗәгать итүче ветераннарыбыз да бар. Аларга кагылышлы мәсьәләне хәл итү буенча норматив документлар кабул ителер дип ышанам. Татарстанда Президентыбыз ярдәме белән торак шартларын яхшыртырга теләүче барлык ветераннар да социаль ипотека нигезендә торак белән тәэмин ителә”, - диде министр.
Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, бүгенге көндә ветераннар йортларын төзәтү, ремонтлау мәсьәләсе проблема булып тора. Кайбер ветераннар фатир алырга теләмичә үз йортларында яшәүләрен дәвам итә. Ә бит йортлар туза, аларны төзекләндерергә кирәк. Бюджет исә муниципаль йортларны ремонтлауга гына акча бирә. Быел фатирларны ремонтлауга бюджеттан 2 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә. Сугышта җиңүебезнең 65 еллыгына без ничек тә булса үз йортларында яшәүче ветераннарыбыз йортларын төзекләндерү мәсьәләсен хәл итү юлларын табарга тиеш, дип ассызыклады министрлык башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100