news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 600 квадрат метрда ферма янган

Зыян күрүчеләр юк

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Татарстанның Зәй районында шәхси ферма бинасы янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урта Пәнәче авылында урнашкан фермага иртәнге 7.05тә ут капкан. Янгын тулысынча 7.43тә сүндерелгән. Янгын 600 квадрат метр мәйданга җәелгән. "Татар-информ" агентлыгына ведомстводан аныклап узуларынча, ферма эшләми. Шуңа да зыян күрүчеләр булмаган.

Янгын нәтиҗәләрен бетерүгә 13 кеше һәм 5 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 7 кеше һәм 2 берәмлек техника.  

news_right_1
news_right_2
news_bot