news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 600 кеше коронавирус йоктырган

Авыручылар арасында 100 бала да бар, диелгән хәбәрдә.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 600 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган. 87 кеше хастаханәдә дәвалана.

«Авыручылар арасында 100 бала да бар», — дип ачыклык керттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Яңа очракларның күбесе Казан (158), Чаллы (123) һәм Әлмәт районында (46) ачыкланган. Түбән Кама районында 27 кеше, ә Яшел Үзәндә 23 кеше ковид йоктырган.

Пандемия башланганнан республикада коронавирус диагнозы 130 558 тапкыр куелган. 111 меңгә якын кеше (узган тәүлектә — 1852) коронавирустан терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot