Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 60 пациент үпкәләрнең ясалма вентиляциясе системасына тоташтырылган
«Болар коронавирус диагнозлы кешеләр генә түгел, сулыш алу системасы бозылган барлык пациентлар», — диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан хастаханәләрендә 60 пациент үпкәләрнең ясалма вентиляциясе системасына тоташтырылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.
«Болар коронавирус диагнозлы кешеләр генә түгел, сулыш алу системасы бозылган барлык пациентлар», — диде ул.
Владимир Жаворонков сүзләренчә, коронавирустан терелүчеләр саны көннән-көн арта, барлыгы 3091 кеше сәламәтләнгән, үткән тәүлектә 32 пациент савыккан. 1128 кеше дәвалана. Татарстанда коронавирусның барлыгы 4 мең 231 очрагы билгеле. Узган тәүлектә 39 яңа очрак ачыкланган.
Министр урынбасары 18 марттан коронавирус белән авыручыларның туганнары өчен кайнар линия эшләгәнен искәртте. Коронавирус белән бәйле сорауларны 8-800-222-59-00 номеры буенча 7.30дан кичке 20.00гә кадәр шалтыратып бирергә мөмкин. Барлыгы 57 меңләп мөрәҗәгать килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз