Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 6 яшьлек улын кыйнаган һәм кул-аякларын сындырган хатын-кызны хөкем итәчәкләр
Татарстанның Кама Тамагы районында яшәүче 21 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше судка тапшырылды. Аны күрәләтә сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә һәм балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча үз вазифаларын үтәмәүдә гаеплиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, узган елның августында яшь әни алты айлык улының гәүдәсенә һәм башына берничә тапкыр суккан. Моңа сабыйның елавы һәм көйсезләнүе сәбәп булган. Аларның икесен дә Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Анда хатын-кыз баласына тагын кул күтәргән – ул малайның аягына карават тимере белән суккан һәм ботын сындырган. Табибларга бу хакта бер сүз дә әйтмәгән.
Берничә көннән соң хатын-кыз баласын тагын тукмаган һәм ике беләген дә сындырган. Шуннан соң хастаханәдән качып киткән.
Хатын-кызны тоткарлап, сак астына алганнар. Тиздән җинаять эше судка тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз