news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 6 мең пенсионер балалар өчен пенсиягә өстәмә ала

Татарстанның 6 меңнән артык пенсионеры балалар тәрбияләгән өчен пенсияләренә өстәмә түләү ала. Алар балигъ булмаган балалар тәрбияләүче яки 23 яшькә кадәр көндезге бүлектә укучы студент балаларны караучы пенсионерларга каралган. Бу хакта бүген Социаль фондның ТР буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга өстәмә түләү билгели. Бала 18 яшькә җиткәнче өстәмә түләү хокукы, укымыймы-юкмы, сакланып кала. Әгәр балигъ булганнан соң бала көндезге формада укуын дәвам итсә, түләүне укуны тәмамлаганчы алырга мөмкин, әмма 23 яшькә кадәр генә», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Өстәмә түләү күләме бер бала өчен иминият пенсиясенә беркетелгән түләүнең өчтән бер өлешен, ике бала өчен – өчтән ике өлешен һәм өч бала өчен беркетелгән түләүнең тулы суммасын тәшкил итә. Быел билгеләнгән 9 584 сум күләмен исәпкә алып, бер бала өчен – 3 194 сум, икесе өчен – 6 389 сум һәм өчесе өчен 9 584 сум тәшкил итә. Эшләүче пенсионерлар өчен өстәмә түләү күләме аларның пенсиясен индексацияләү үзенчәлекләрен исәпкә алып билгеләнә.

18 яшьтән өлкәнрәк бала өчен өстәмә түләү рәсмиләштергәндә, аның көндезге формада укуын һәм пенсионер карамагында булуын расларга кирәк. Моның өчен белем бирү оешмасыннан уку чорын күрсәтеп белешмә, ә кайвакыт балага матди ярдәм күрсәтүне раслый торган документлар кирәк булачак. Әгәр студент укуын туктатса яки укуның башка формасына күчерелсә, югары түләү хокукы яңадан карала.

news_right_1
news_right_2
news_bot