news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 6 мең тонна бал аертылган

Әлеге шифалы ризыкны җитештерү буенча ахыргы нәтиҗәләр октябрь аенда чыгарылачак

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Быел Татарстанда 6 мең тоннадан артык бал җитештерелгән. Бу чагыштырмача узган елгы дәрәҗәсендә - ул чакта  6,4 мең тонна шифалы продукт аертылган булган. Ахыргы нәтиҗәләр октябрь аенда чыгарылачак. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә "Умартачылык идарәсе" ДАУдан хәбәр иттеләр. 

Әмма умартачылар өчен ел уңышлы булган дип сөенергә иртәрәк, чөнки 2013 нче елгы бал да сатылып бетмәгән. Белгечләр фикеренчә, Татарстанга күрше республикалардан бал күп кертелгәнгә күрә, үзебезнең продукциягә хуҗа табылмый.

Хәзерге вакытта ТР Хөкүмәте дәрәҗәсендә балны мәктәптә тукландыру рационына кертү мәсьәләсе хәл ителә, бу товар җитештерүчеләргә артык продукттан котылырга булышыр иде.Сентябрь азагында умарта асраучы хуҗалыклар алда торган кышка әзерләнә башлаячак. Аңа кадәр бал кортлары өчен махсус биналар әзерләнә, дип хәбәр иттеләр "Умартачылык идарәсе"ннән.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100