news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 6 кеше агуланып үлгән

Узган атнада республикада химик матдәләр белән агулануның 84 очрагы теркәлгән

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе уздырган токсикологик мониторинг нәтиҗәләре буенча, узган атнада республикада химик матдәләр белән агулануның 84 очрагы теркәлгән. Шулар арасында 37 кеше – исерткеч эчемлекләр, 3 кеше - наркотик препаратлар, 28 кеше дарулар белән агуланган. Агуланучылар арасында 10 бала һәм яшүсмер дә булуы мәгълүм.
2 кеше - хәмер эчүдән, 1 кеше - наркотик, 3 кеше башка матдәләр кулланудан агуланып үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot